tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Гали авылы яшьләре белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Гали авылы яшьләре белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Гали авылы яшьләре белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Гали авылының укучы  яшьләре белән очрашу узды.

Алар – күренекле Гали авылының киләчәк буыны, биредә чәчәк аткан эшчәнлекнең дәвамчылары. Конгресс бинасында кунакларны Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков каршы алдылар.

Илгиз Халиков кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул яшьләргә Бөтендөнья татар конгрессының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә алып барыла торган  проектлары хакында сөйләде. Алар арасында конгрессның Россия регионнарында яшәүче милләттәшләребезне Казан югары уку йортларына укырга кертү программалары, “Җәлил укулары” бәйгесе, “Татарча диктант” акциясе һ.б.

– Сезнең алдыгызда барлык ишекләр ачык. Сез, мәктәпне бетергәч, яңа тормышка аяк басасыз, яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Иң мөһиме –  туган телне онытмау, көндәлек тормышта татар телендә аралашу кирәк, – дип ассызыклады Илгиз Халиков.

Кадрия Идрисова яшьләргә милли гореф-гадәтләребез, аларны саклау һәм үсетрү хакында сөйләде.

-Гали авылы кебек җирлекләр – татар халкының горурлыгы, сез бу мирасның варислары, – диде ул. Шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесе, аның дәвамы булып торган “Татар кызы” бәйгеләре хакында сөйләде.

Гали авылыннан килгән яшьләрнең Казан буйлап сәяхәте Габдулла Тукайның әдәби музеена бару белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*