tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессына Кырмыскалы районыннан кунаклар килде
Бөтендөнья татар конгрессына Кырмыскалы районыннан кунаклар килде

Бөтендөнья татар конгрессына Кырмыскалы районыннан кунаклар килде

Бүген Бөтендөнья конгрессына Башкортстан Республикасы Кырмыскалы районыннан делегация килде. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев сәламләде.

Ул делегацияне Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, проектлары белән таныштырды. Шулай ук истәлекле бүләкләр, китаплар тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*