tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен Санкт-Петербургта күрсәтәчәкләр
Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен Санкт-Петербургта күрсәтәчәкләр

Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен Санкт-Петербургта күрсәтәчәкләр

19-23 сентябрь көннәрендә Санкт-Петербургта «Нева театр очрашулары» V ачык Бөтенроссия һәвәскәр театрлар фестиваль-бәйгесе үткәрелә. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Назлыйылга» халык театры (Башкортостан, Күгәрчен районы, Морак авылы) сайлап алу турын узган һәм фестиваль-конкурсның финал этабында катнашачак. Алар татар драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Алты кызга бер кияү» спектаклен күрсәтә.

«Барлык теләүчеләрне 20 сентябрь көнне (чәршәмбе) 19.00 сәгатьтә «Алты кызга бер кияү» спектаклен карарга «Зазеркалье» театрына (Рубинштейн урамы, 13, метро Достоевская) чакырабыз. Керү ирекле»,— диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*