tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Аксакаллар шурасы” утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессында “Аксакаллар шурасы” утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессында “Аксакаллар шурасы” утырышы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Аксакаллар шурасы” оешмасының  утырышы узды. Очрашу БТК Башкарма комитеты бинасында узды. Биредә тәҗрибәле, абруйлы, милләтебез киләчәгенә битараф булмаган шәхесләр,
Татарстан Республикасының җәмәгать, мәдәният һәм фән эшлеклеләре катнашты.

Кунакларны Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Шулай ук очрашуда БТК Башкарма комитеты җиткәчесе Данис Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев катнаштылар.

– 23-24 сентябрь көннәрендә Казанда “Милләт җыены” чарасы узачак. Бүгенге очрашуыбызда сезнең әлеге чара, анда күтәреләчәк мәсьәләр хакында фикерләрегезне ишетәсебез килә. Чөнки Милләт җыенының күпьеллык эшчәнлеген тамырлары – сездә, – дип ассызыклады Данис Шакиров.

“Аксакаллар шурасы” рәисе Хәсәнов Рәүф Юсуп улы утырышта катнашучыларны әлеге оешманың эшчәнлеге белән таныштырды.

– Конгресс җитәкчелегенә эшләребезгә зур бәя биргән өчен рәхмәтләремне җиткерергә телим. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган матур проектларда,
Корбан бәйрәменә багышланган чаралар, Сабан Туйлары, Рәсүлев укуларында, “Печән базары” фестивалендә катнашып барабыз. Мондый мөһим чаралар зурлап үткәрелүе безне шатландыра, халкыбызны берләштерә, аралашырга мөмкинлек бирә. Конгресска мондый мөмкинлек биргән өчен рәхмәтлемен. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә бергәләшеп нәтиҗәле эшчәнлек алып барырга насыйп итсен, – диде ул.

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин милләтебезне, мәдәниятебезне, телебезне саклап калу хакында үз фикерләрен җиткерде.

– Бөтендөнья татар конгрессының милләтебезне, мәдәниятебезне саклауда әһәмияте зур. Әдәпле, әхлаклы, акыллы, зыялы, кешелек сыйфаты югары дәрәҗәгә ирешкән халыкның киләчәге бар, шул халык үлемсез була, – дип ассызыклады ул.

Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов шулай ук халкыбызның үсеше юллары хакында сөйләде.

– Халык тормышын шәхесләр хәл итә. Безгә халкыбызның шәхесләрен үстерергә кирәк. Мәдәният белән беррәттән, яңа буынны тәрбияләүнең тагын бер чарасы – тарих. Үзебезнең тарихыбызда булган күренекле шәхесләрне өйрәнү, аларның тормышын яшь буынга аңлату кирәк, – дип билгеләп үтте ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев очрашуга килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерде.

– Барыбыз да бүгенге көндә бердәм булып милләткә хезмәт итәбез. Бүгенге очрашу – безнең өчен бик мөһим. Биргән киңәшләрегез, уртаклашкан фикерләрегез өчен, конгресс эшчәнлегенә биргән югары бәягез өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм. Мондый очрашулар дәвамлы, нәтижәләре булырга, һәрдаим оештырылып торырга тиеш. Сезне “Милләт җыены”нда көтеп калабыз, – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Милли Шура рәисе очрашуда катнашучы абруйлы шәхесләрнең Халык санын алудагы роле хакында сөйләде һәм милләттәшләребезнең әлеге чарада катнашуының мөһимлеген ассызыклады.

Моннан кала, биредә күптән түгел генә үз гомер бәйрәмен үткәргән шәхесләрне котладылар. Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты, Республиканың М. Җәлил исемендәге бүләк иясе Гөлзадә Сафиуллинага Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләге һәм “Аксакаллар шурасы”ның бүләге бирелде.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*