tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Филүсә Арсланның “Моң эчендә асылташ” китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Бөтендөнья татар конгрессында Филүсә Арсланның “Моң эчендә асылташ” китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Бөтендөнья татар конгрессында Филүсә Арсланның “Моң эчендә асылташ” китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланның “Моң эчендә асылташ” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге китапта татар профессиональ музыка сәнгате сәхифәләре, Татарстанның Г. Тукай исемендәге премиясе лауреаты, Халыкара дуслык орденлы Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татар дәүләт филармониясе; үзләренең зур талантлары белән халкыбызга хезмәт иткән асыл шәхесләребез – милләт мактанычлары булган композиторлар, хормейстерлар, балетмейстерлар, җырчылар, биючеләр, музыкантлар, галимнәр, язучылар турында тирән эчтәлекле мәкаләләр, истәлекләр, тәнкыйди язмалар тупланган.

Кичәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев башлап җибәрде. Ул килгән кунакларны сәламләде һәм китапның татар халкы өчен бик мөһим булуын ассызыклады.

– Бүген без бик күркәм мәҗлескә җыелдык. Филүсә ханым бик тыйнак, мөлаем һәм зәвыклы шәхес. Милләтебезнең шундый шәхесләре булуына мин сөенәм. Чыннан да, бу китап бай сәнгатебезне, мәдәниятебезне, танылган шәхесләребезне яктыртучы, яңа күзлектән күрсәтүче китап. Китап үз эченә бик күп кызыклы фактларны алган, ул инде минем өстәл китабыма әверелде,- диде ул.

Китапның кереш сүз авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, музыка белгече Гөлназ Гыйлемҗанова билгеләп үткәнчә, әлеге китап күп еллар тупланган шәхси материалларга, сирәк фактларга, тәнкыйди язмаларга, әһәмиятле даталарга бай. Шулай ук ул авторның әлеге хезмәтендә хәзерге җыр сәнгатенә карата фикерләрен профессиональ дәрәҗәдә җиткерүе хакында сөйләде.

Филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова китапның энциклопедия дәрәҗәсендә әзерләнгән хәзмәт булуын ассызыклады.

Филүсә Арслан китапны язуда, чыгаруда рухи һәм матди ярдәм күрсәтүчеләргә, кичәгә килүчеләргә рәхмәтен белдерде.

– Бу минем унберенче китабым. Ул 300 данәдә генә чыкты. Китапта үземнең күп еллар мәдәният, сәнгать өлкәсендә алып барган эзләнүләремне һәм күзәтүләремне тупладым. Биредә татар мәдәниятен, сәнгатен, шул өлкәгә бәйле шәхесләребезнең  иҗатын яктыртырга тырыштым. Киләчәктә татар музыка сәнгате, җыр культурасы тагын да өйрәнелер дигән өмет белән яшим, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*