tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында грантлар алу һәм Халык санын исәпкә алуга багышланган укулар узды
Бөтендөнья татар конгрессында грантлар алу һәм Халык санын исәпкә алуга багышланган укулар узды

Бөтендөнья татар конгрессында грантлар алу һәм Халык санын исәпкә алуга багышланган укулар узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы кысаларында Халык санын алуга һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларына багышланган уку-укыту да оештырылды.  Анда Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән 96 кеше катнашты.

Уку-укытуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков алып барды. Әңгәмә ZOOM платформасы нигезендә оештырылды, спикерлар чыгыш ясады һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының инфраструктура үсеше һәм иҗади индустрияләр бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гүзәл  Инсапова катнашучыларны Татарстан Республикасы Хөкүмәте игълан иткән грантларда катнашуга багышланган мәгълүмат белән таныштырды.

Спикер грантлар бәйгесендә нинди оешмалар катнаша ала, катнашу өчен нинди документлар тәкъдим ителергә тиеш, сметаны ничек төзергә дигән сорауларга җавап бирде. Шулай ук, катнашучыларга аерым төр проектларны төзегәндә игътибар ителергә тиешле мәсьәләләр турында сөйләнде. Мисал өчен, партнерлар эзләү һәм алар белән эшлекле мөнәсәбәтләр булдыру, китап бастыру өлкәсенә караган проектлар кысаларында эшләгәндә экспертлар табу һәм рецензия яздыру һ.б.

Татарстан Республикасы инновацион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Элвина Якупова проектларны бәяләүгә кагылышлы таләпләр хакында сөйләде. Төп критерийлар: проектның яңалыгы,  үзенчәлеге, кабатланмавы, чараларның массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә яктыртылуы, балалар һәм яшьләр белән эшләү һ.б. Шулай ук Элвина Якупова әңгәмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Грантларга багышланган әңгәмәдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы әгъзасы Елена Ибатуллина ZOOM платформасы аша чыгыш ясады. Ул этно-мәдәни проектларны гамәлгә ашыруда үз тәҗрибәсе белән бүлеште һәм презентация тәкъдим итте.

Спикер грантларны язганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген атады. Шулай ук, этно-мәдәни проектларның Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли мәдәниятне саклауга, яңартуга һәм үстерүгә юнәлтелгәнен ассызыклады. Шулай ук, Бөгелмә районында тормышка ашырылган “Бугульма ремесленная” проекты белән таныштырды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары өчен конкурсның нигезләмәсе белән Татарстан мәдәният министрылыгының рәсми сайтында танышып була.

Укуларның икенче өлешендә 2021нче елның апрель аенда узачак Халык санын исәпкә алу хакында сүз барды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков әңгәмәдә катнашучыларны чарага караган яңалыклар белән таныштырды, исәпкә алучы хезмәткәрләрнең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Шулай ук, әңгәмә барышында Халык санын алуда цифрлы технологияләр кулланылачагы хакында да фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*