tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бөтендөнья татар конгрессында “Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бөтендөнья татар конгрессында “Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген Казанда “Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара “Дворянское гнездо” ресторанында оештырылды. Аны башкаланың Таш мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс азан белән башлады.

Бәйрәмгә җыелучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сәлаләде. Мондый конкурсларда өлкәннәр белән бергә яшьләрнең дә катнашуын үрнәк күренеш дип бәяләде.

“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы өч яшь категориясе буенча уздырылды. Бәйгедә җиңү яулаган иң яшь катнашучыга 11 яшь иде. Ул Яңа Чишмә районыннан Зәлинә Шәмиева. Тантанада Рамил хәзрәт Юнысның катнашуы да юкка түгел. 15 яшьлек Казан егете Йосыф Нургалиев Рамил хәзрәт эшләгән тарихи таш мәчете турында өйрәнеп кызыклы язма юллаган иде. Һәм Йосыф Нургалиев үз яшь категориясендә беренче урынга лаек булды.

Өлкәннәр арасында беренче урынга Чистай шәһәреннән Әлфия Хәкимова лаек булды. Конкурс эшләре бик күп һәм язмалар эчтәлекле, кызыклы иде. Шуңа күрә жюри аеруча игътибарга лаек язма авторларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырырга дигән карарга килде.

Тантанада мәчет төзеткән, туган авылларына ярдәмләшеп торучы эшмәкәр ханымнар да катнашты. Бүләкләү чарасы аларның чыгышлары, артистларның җыр-моңнары белән үрелеп барды.

Белешмә өчен: Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланды. Ул 2022 елның 11 нче апрелендә башланып 21 нче майга кадәр дәвам итте.

Шушы вакыт аралыгында бәйгегә бик күп матур эшләр килде. Катнашучылар үз төбәкләрендәге мәчетләр, аларның тарихы, имамнары, авылда дин үсешенең бүгенгесе турында эчтәлекле язмалар һәм кызыклы фотосурәтләр җибәрде. Конкурска эшләр Казан, Чаллы шәһәрләреннән,  Татарстанның Яңа Чишмә, Менделеевск, Теләче, Арча, Буа, Азнакай, Мамадыш, Апас, Әлки, Сарман, Әтнә, Мөслим, Чистай районнарыннан, шулай ук Самара, Омск өлкәләре, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*