tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында татар матбугаты мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл уза
Бөтендөнья татар конгрессында татар матбугаты мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл уза

Бөтендөнья татар конгрессында татар матбугаты мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл уза

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында татар матбугаты мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл башланып китте. Биредә  Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар –   Россиянең 10 төбәгеннән каләм ияләре җыелды.

Кунакларны Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул милләттәшләребезгә татар халкының актуаль мәсьәләләре хакында сөйләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының проектлары, оештырылган чаралары белән таныштырды. Алар арасында Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан Туйлары, Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, Бөтенроссия татар эшмәкәрләре форумы, “Татарча диктант” акцисе һәм башка проектлар.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Бөтенроссия Халык санын алу мәсьәләсенә тукталды.

– Бүгенге көндә Халык санын алу акциясе безнең өчен бик мөһим. Бу мәсьәләдә без бердәм фикердә булырга тиеш, – дип ассызыклады Милли Шура рәисе.

Утырыш түгәрәк өстәл эшендә катнашучыларның чыгышлары белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*