tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу конкурсының жюри әгъзалары утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу конкурсының жюри әгъзалары утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу конкурсының жюри әгъзалары утырышы узды

Бүген, 12 мартта, Бөтендөнья татар конгрессында агымдагы елда Россия Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу конкурсының жюри әгъзалары утырышы узды.

Быел конкурска Россия Федерациясенең 29 төбәгеннән 54 гариза килде. Бүгеннән алып жюри әгъзалары гаризаларны нигезләмә таләпләренә туры килүен тикшерә.

Искәртеп узабыз, конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Россия Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында» 2015 елның 6 маендагы 328 номерлы карары нигезендә үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*