tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пресс-конференциясе булды
Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пресс-конференциясе булды

Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пресс-конференциясе булды

2022 елның 20-22 ноябрь көннәрендә Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнашында XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узачак. Әлеге чараны  Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пресс-конференциясе узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров килгән журналистларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре”  форумы оешманың ел дәвамындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауны һәм киләсе елга планны раслау ,булачак проектлар, чаралар турында фикер алышуны күздә тотып оештырыла диеп әйтте.

– Бу форум Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан быел 15 тапкыр оештырылачак. 20-22 ноябрь көннәрендә форум Казан шәһәрендә һәм Яшел Үзән районында узачак. Чарада Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашуы көтелә. Быел без 300 эшмәкәрне 3 катламга бүләчәкбез: үзмәшгульләр, урта бизнес һәм эре бизнес вәкилләре,-диеп белдерде Данис Шакиров.

Быелгы форумның форматы үзгәртелгән: аның теоретик һәм гамәли ягы булачак. Беренче көнне катнашучылар Яшел Үзән районында аерым сәнәгать объектлары һәм пердприятияләре, Россия Федерациясе һәм чит илдәге татар эшмәкәрләренең эшчәнлекләре белән таныша алачаклар. Чөнки биредә аерым икътисади зона бар. Анда интернет челтәре ярдәмендә үзең җитештергән продукцияне маркетплейс системасы аркылы Татарстан төбәкләренә һәм чит илләргә сату мөмкинлеге каралган. Әлеге зона теге яисә бу җирлектәге татар оешмасы тарафыннан җибәрелгән эшмәкәр үз эшен Татарстан Республикасында барлыкка китерә алсын өчен оештырылган. Икенче көнне исә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү каралган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе сүзләренчә, Россия Федерациясе регионыннары һәм Татарстан Республикасы җирлеге эшмәкәрләрен Казанга җәлеп итү һәм аларның эшчәнлеген киңәйтү “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының төп максаты булып тора.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенең икътисад мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айдар Абдрахманов быелгы форумның эшмәкәрләр өчен икътисади яктан бик зур һәм көтеп алынган вакыйга икәнен ассызыклады.

–  Бүгенге көндә татар эшмәкәрләренә ярдәм итү йөзеннән күп төрле чаралар уза. Форум вакытында без еллык эшчәнлегебезгә йомгак ясыйбыз, эшмәкәрләр белән танышабыз, хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашабыз һәм төрле бурычларны чишәргә омтылабыз.

XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре”  форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

Хаҗиева Миләүшә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*