tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп Факил Сафин сайланды
Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп Факил Сафин сайланды

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп Факил Сафин сайланды

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп татар язучысы, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин сайланды. Ул шулай ук  шәһәрдә Язучылар берлегенең иң зур региональ бүлекчәсен җитәкли. Аның кандидатурасын Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов тәкъдим итте.

Бөтендөнья татар конгрессы шәһәр бүлегенең оештыру җыелышында катнашучылар Факил Сафин кандидатурасын бертавыштан раслады. Ул элек рәис урынбасары вазифасын башкарды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*