tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе Ульяновскида кунакта булып кайтты
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе Ульяновскида кунакта булып кайтты

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе Ульяновскида кунакта булып кайтты

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе Ульяновскида кунакта булып кайтты. Бу сәфәрне бүлекчә җитәкчесе, танылган хәйрияче Фәрит хаҗи Мифтахов оештырды.

Татарстан вәкилләре Ульяновскида узачак әниләр көненә, Иделаръягы районының “Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәниятле автономия” иҗтимагый оешма советы рәисе, мөфти урынбасары Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов тарафыннан, кунаклар рәвешендә чакырулы иде. Делегация составына иҗат әһелләре, татар зыялылары, имамнар, мәшһүр татар җырчысы, танылган мөгаллим, Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, автор-башкаручы, композитор Фирүзә Хафизова, автор-башкаручы, композитор Рәис Гөбәйдуллин, шагыйрә Раилә Лаишевская, Татарстанның атказанган укытучысы Миләүшә Гомәрова һәм танылган җәмәгать эшлеклесе Рәмзия Гәлләметдинова кебек танылган затлар да керде.

Табигать сынауларына бирешмичә, сәфәрләр бик күңелле һәм нәтиҗәле булды ди Фәрит хаҗи. Ульяновск кунакларын, шәһәргә кергәнче үк Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов каршы алды.

Ульяновск шәһәрендәге сәфәр 64 нче санлы мәктәптә башланып китте. Чарада шулай ук шәһәр мэры урынбасары Владимир Андреев, Ульяновск шәһәренең Зөя аръягы районы башлыгы Наил Юмакулов, өлкәнең эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү оешмасы рәисе Руслан әфәнде Гайнетдинов, Ульян шәһәренең 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов, Ульян шәһәренең “Ак мәчет” мәхәлләсе имамы Зариф хәзрәт Зудин, “Биләр” мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Тлявлин, мәхәллә имамы Али хәзрәт Даниялов һәм башкалар катнашты. Бу мәктәптә ана телләрен һәм милли мәдәниятләрне саклап калу, халыклар арасында дуслыкны ныгыту, яшьләрне халыкның гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү максатында зур эш алып барыла. Мәктәп мөдире Лилия Мостафина кунакларга татар милли музееның уңышлы гына эшләп килүе турында сөйләде. Татар телен өйрәнү түгәрәкләре, факультативлар һәм класстан тыш дәресләр оештырыла. Мәктәп базасында ана теле буенча олимпиадалар, көнүзәк темаларны яктырткан семинарлар, фестивальләр уздырыла.

Бу аралашу чарасының мәктәптә үтүе дә очраклы түгел. Чөнки катнашучылар фикеренчә, үз телеңә мәхәббәт, милли рух булдыру балалардан башлана. Татар конгрессы вәкилләре мәктәп тормышын күрделәр. Кунаклар мәктәп сәхнәсендә бик ямьле концерт куйдылар. Миңгол аганың, Фирүзә ханымның, Рәис ага һәм Зөфәр туганнарыбызның чыгышларын, олылар да, укучылар да бик үз итеп карадылар. Шулай ук Автономия каршында оешкан “Ак Калфак” татар хатын-кызлар оешмасы бүлекчәсе вәкилләренең чыгышы да бик затлы яңгырады. Аеруча Гөлшат Билалованың чыгышы барысының күңеленә дә хуш килде. Яшь буын милли җанлы шәхесләрне үзләрендә кунакта күрде, аларда татар телле булып та зур, күпкырлы талантлы кеше булуына ышанычлары артты.

Мәктәптән соң казанлылар Ульян шәһәренең Иделаръягы районы татар милли-мәдәни мохтарияте эше белән танышты. Әлеге оешма Ульян иң зур районнарының берсендә эшләп, шактый эш-гамәлләр күрсәтергә өлгерде. Мохтарият рәисе Рафаэль хәзрәт үзенең тырышлыгы, җирле хакимият һәм милләттәшләребез белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә лаеклы ихтирам яулый алды. Милләтара дуслыкны, Ислам диненә дәгъвәт итүче дә ул. Мөселман кардәшләрне җыеп корбан, ифтар мәҗлесләре үткәрү, Сабантуйларны оештыру, милләттәшләрне сый-хөрмәт белән тулы өстәлләр артында очраштырулар дисеңме, мәдәни бәйгеләр, дисеңме, ул барысын да оештыра.

Рафаэль Нәҗметдинов әйтүенчә, Татар утарын яңадан төзекләндерү эшләре актив алып барыла. «Бик шатланып эшләр алып бара идек һәм алып барачакбыз да. Эшмәкәрләр, мәхәллә кешеләре белән җыелышкач, без яңадан шул йортны торгызырга булдык. Аллаһ боерса тиздән төзекләндереп бетерербез», – диде ул.

Фәрит хаҗи Мифтахов үзара фикер алышуда сүз алып, Иделаръягы татар җәмәгатчелегенең эшләрен бик уңайлы бәяләп, мохтарият рәисен татар теленә, яшьләрне дини тәрбиягә игътибарны арттырырга чакырды. Төрле буын вәкилләрендә туган телебезгә, татар әдәбиятына һәм музыкасына мәхәббәт уятуда барлык чараларны да кулланырга өндәде. Очрашуда катнашучылар, без бердәм татар җәмәгатчелеге, бер фикердә булып милләтебез файдасына эшлибез дигән уртак фикергә килделәр. Рафаэль хаҗи Ульяновск милләт зыялылары алдында торган төп бурычлар, яшьләр белән эшләү турында фикерләрен җиткерде. Иделаръягы мөселманнарының быел гошер сәдакасы тапшырганын, мохтаҗларга ярдәм иткәннәрен зур ифтар мәҗлесләре оештырганнарын һәм башка эшләрен бәян итте.

Күркәм бәйрәм чарасы “Ак калфак” оешмасының уңган аш-су осталары тарафыннан әзерләнгән аш табыны белән тәмамланды.

Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит хаҗи тагында аерым сүз алып җыелган милләттәшләрне: «Бер-берсенә ярдәм итәргә, халыкка үзебезнең сәнгати, мәдәни, милләт йөзен дөньяга танытырга өйрәтү, җиткерү уртак эшебез дип уйлыйм. Бүгенге җыелышу, ул милләтебезнең бердәмлеге барлыгына бер дәлил. Без Ульян өлкәсе татарларының ирешкән уңышларына гел дә шатланып торабыз! Киләчәктәдә менә шулай бердәм булып, үзара очрашып, ярдәмләшеп яшик!», – диеп тәбрикләде.

Мәҗлескә җыелган кардәшләрне Ильяс хәзрәт Җиһаншин да тәбрикләде. Ул килгән халыкка мөрәҗәгать итеп Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең олы сәламнәрен амәнат итеп тапшырды, динислам, милләткә хезмәт юлында бердәм булырга, шулай матур итеп җыелып күрешерергә, сөйләшергә, фикер алышырга, милләтебезне, татарлыгыбызны сакларга. Габдулла Тукайның “Мин һәрвакыт дин белән милләткә һәр икесенә тигез әһәмият бирү тарафындамын” дигән сүзләрен мисал итеп китереп чакырды! Ул чыгышын, Аллаһы Тәгалә барчабызга да саулык-сәламәтлек, сабырлык бирсен һәм динебез вә милләтебез хакына күберәк изге гамәлләр кылырга, гыйбадәттә булырга язсын иде дигән теләкләр белән тәмамлады.

Руслан әфәнде Гайнетдинов һәм Наил әфәнде Юмакулов тынгысыз йөрәкле Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов җитәкчелек иткән мохтарият эшчәнлегеннән зур кәнагатләнү белдерделәр. Милләтебез һәм динебезнең киләчәге турында борчылып яшәүче Рафаэль хәзрәт традицион исламны җәелдерү, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калып үстерү максатында бик күп көч куя, диде Руслан Шәфкатович.

Мәҗлестә катнашкан мактаулы аналарга Фәрит хаҗи Мифтахов үзенең истәлекле бүләкләрен тапшырды. Ул аларны бәйрәм белән котлап, барлык аналарга изге теләкләрен җиткерде һәм ике төбәк арасындагы дуслыкның озын гомерле булуын теләде.

Имамнар Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укыганнан соң, мәҗлестә катнашучылар ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп дога кылдылар.

Ульяновскидан кайту да сәфәрдә катнашучылар өчен ялыктыргыч булмады, чөнки ярты юлда аларны Буа мәдрәсәсендә көтеп торалар иде. алар анда чәйләп алдылар һәм дини уку йорты эшчәнлеге белән мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов таныштырды.

Хәзер инде семберлеләрне Казанда кунакка көтәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*