tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театры хәйрия спектакле күрсәтте
«Әкият» курчак театры хәйрия спектакле күрсәтте

«Әкият» курчак театры хәйрия спектакле күрсәтте

Бүген Татар дәүләт «Әкият» курчак театры инвалидлар декадасы уңаеннан хәйрия спектакле күрсәткән.

«Нәни тамашачылар театрның иң уңышлы спектакльләренең берсе – Г.Х.Андерсен әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Кар патшабикәсе» әкиятен карады. Әлеге тамаша чын бәйрәмгә әверелде», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакльне «Альпари», «Шәфкать», «Вера», «Иман нуры», «Апрель», «Нарасый», «Өмет», «Әни йөрәге», «Балалар бердәм» хәйрия фондларыннан 200дән артык бала караган. Әкиятне шулай ук Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология бүлегендә дәваланучы балалар да күрә алган.

«Әкият» курчак театры хәйрия эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә һәм мондый чараларны еш үткәрә. Моннан тыш, театр артистлары балалар йортлары, интернатларда чыгыш ясап, хәйрия акциясе кысаларында спектакльләр күрсәтергә дә җыена.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*