tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе белән очрашты
Васил Шәйхразыев Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе белән очрашты

Васил Шәйхразыев Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе белән очрашты

Мәскәү шәһәренә эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Аляутдинов белән очрашты.

Илдар хәзрәт Аляутдинов кунакларны «Дар» мәдәни үзәге белән таныштырды. Ул шулай ук әлеге оешманың эшчәнлеге турында сөйләде.

Үзәк өчен бина Мәскәү мэры Сергей Собянин тарафыннан 2016 елның язында бүлеп бирелгән. 1200 квадрат метрдан артык мәйданлы дүрт катлы бинада Мәскәү ислам колледжы, балалар һәм өлкәннәр өчен мәдрәсә, «Талантлар академиясе» балалар клубы, тел клубы, «Үсеш» спорт клубы һәм «Алия»хатын-кызлар клубы урнашкан.

“Дар” мәдәни үзәгендә Россиянең танылган мөселман галимнәре һәм Көнчыгышны өйрәнүчеләр катнашында актуаль фәнни-популяр лекцияләр һәм семинарлар үткәрелә.

Әлеге мәдәни үзәкнең тантаналы ачылышы 2017 елның 25 сентябрендә булган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*