tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айвар Саттаров Гомәр Саттаровның архивын барлый: Әти шигырьләр язып калдырган булган
Айвар Саттаров Гомәр Саттаровның архивын барлый: Әти шигырьләр язып калдырган булган

Айвар Саттаров Гомәр Саттаровның архивын барлый: Әти шигырьләр язып калдырган булган

Татарстанның атказанган архитекторы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Айвар Саттаров әтисе – тел галиме Гомәр Саттаровның архивын барлавын, архивыннан бик күп шигырьләр табылуы турында әйтте.

«Әти вафат булганнан соң өйдә бик зур архив калды. Ул китаплар, кәгазьләр белән тулган. Папкаларны карый торгач, әтинең бик күп шигырьләре табылды. Алар газета кырыена, салфеткаларга язылган… Әти миңа: «Галим булмасам, шагыйрь булыр идем», – дип әйтә иде. Әтинең шигырьләрен укыган саен татар теленең матурлыгына сокланам. Аның, чыннан да, шагыйрь булуына шаккаттым», – диде ул галимнең 90 еллыгына багышланган искә алу кичәсендә.

Гомәр Саттаров улына яшь чагы турында сөйли торган булган. «Әтиләр 9-10 классны өч чакрым ераклыкта урнашкан мәктәпкә барып укыган. Сугыш беткәннән соң күпмедер вакыт кына үткән, авыр еллар… Бабай (әтинең әтисе) 1943 елда фронтта һәлак булган, бу вакытта әтигә тугыз яшь була. Сугышка китәр алдыннан бабай өй төзеп калдырган, ягарга утын булмаганлыктан, әтиләр кышын мунчада яшәгән», – диде ул.

«Өйдә бер шәм бар иде, әни аны саклап кына тотты. Таң атуга тәрәзә янына барып, яктылык төшкәндә дәресләремне әзерләп куя идем», – дип әйтә иде. Кияргә киемнәре дә булмаган. Белем алу теләге нинди көчле булган!» – ди Айвар Саттаров әтисе турында.

Ул Гомәр Саттаровны эшчән кеше буларак искә алды. «Ашарга пешкәч, кайчак эшеннән аерыла алмый иде – әни әтине берничә тапкыр табын янына чакыра иде. Әнинең аш-суга осталыгы бар иде: аның алма бәлешен ашап туеп булмый иде. Әти безне үзенең үрнәгендә тәрбияләде: шундый ук эшчән булырга өйрәтте», – диде.

Искә алу кичәсен КФУның татар теле белеме кафедрасы оештырды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*