tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге күчмә утырышында активистларны бүләкләделәр
Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге күчмә утырышында активистларны бүләкләделәр

Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге күчмә утырышында активистларны бүләкләделәр

Нурлат районы Кәкре Атау авылында Бөтендөнья татар конгрессы Нурлат бүлегенең күчмә утырышы үтте. Бүлекчә эшенә еллык нәтиҗә ясауга багышланган утырышта авыл җирлекләрендә эш алып барган бер төркем активистларны бүләкләү дә каралган иде.

Бүлекчә җитәкчесе Әлфия Галәветдинова Кәкре Атау авыл җирлегендә милли тәрбия, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау һәм яңарту юнәлешендә һәрдаим эш алып барылуын билгеләп үтте.

Каз өмәсе, печән җыю, дини бәйрәмнәрне оештыру, авыл җыеннары уздыру һәм башка чараларда алар гел бергә, бердәм. Башлангыч бүлекчә җитәкчесе Гадәния Хәмәтҗанова, Фәүзия Кәлимуллина, Зөһрә Зарифуллина, Мәйсәрә Габбасова, Халидә Исхакова бу көнне истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

Утырыш белән башланган чара каз мамыгыннан мендәр тутыру йоласы һәм милли аш-су күргәзмәсе белән дәвам итеп, матур бәйрәмгә әверелде.

Лилия Мөбәракшина

nurlat-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*