tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында 4-6 март көннәрендә узачак XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларны узачак чараның программасы һәм башка нечкәлекләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев таныштырдылар.

-Әлбәттә, авыл гомер-гомергә ул илнең һәм, гомумән, татарның яшәү чыганагы булып торган. Ул элек тә шулай иде. Аның киләчәге дә шул форматта булачак. Әлеге җыенны 12 нче мәртәбә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның хәер-фатихасы белән оештыра алабыз икән, һәм кырык эшен кырык якка ташлап, һәрбер минутлары кадерле булган Бөтенроссия күләменнән илебезнең 50 гә якын төбәгеннән һәм шулай ук 10 га якын чит илдән дә бар авыл эшмәкәрләре Казанга килә алалар икән, димәк, бу безнең җыеныбызның актуальлеген сөйли,- дип башлады Данис Шакиров.

Алга таба журналисталарны җыенның программасы белән таныштырдылар. Җыенның беренче көнендә катнашучылар төркемнәргә бүленеп дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашачаклар.

5 март көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Биредә РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган күргәзмә-ярминкә дә оештырылачак. Фәрит Уразаев билгеләп үткәнчә, күргәзмә кысаларында умартачылар, һөнәрчеләр, каз үрчетүчеләр, милли кием булдыручылар, бакчачылар, ат үрчетүчеләр бер мәйданга җыелачак.

Кичке якта җыенда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган. Алар В.И.Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексында Россиянең татар авыллары ассоциациясе рәисе, композитор, җырчы, шагыйрь Фәнир Галимов юбилеена багышланган иҗат кичәсен карый алачаклар.

Программаның өченче көнендә җыенда катнашучылар Татарстан Республикасының Кукмара муниципаль районына сәфәр кылачаклар. Биредә алар җирле эшмәкәрләренең хуҗалыклары һәм эш тәҗрибәсе белән танышачаклар. Шулай ук бу сәфәр эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*