tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары күмәкләшеп Өйлә намазын укыды
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары күмәкләшеп Өйлә намазын укыды

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары күмәкләшеп Өйлә намазын укыды

Бүген Казан “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатларын кабул итә.

Иртәнге 7дән башлап, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләрне теркәү башланды. Соңгы мәгълүматлар буенча  Башкортстан, Чувашия, Коми, Мордовия Республикасы, Саратов, Чиләбе өлкәсе, Приморск крае, Оренбург, Самара, Саратов, Ульян, Иркутск , Пенза, Төмән, Свердловск өлкәләреннән 700 ләп делегат килде.

Быел тугызынчы тапкыр үткәрелүче форум 70 төбәктән 1100 дин әһелен бергә җыя. Бүген Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары Ш. Мәрҗани мәчетендә күмәкләшеп Өйлә намазын укыды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*