tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды директоры Ульяновск шәһәрендә түгәрәк өстәлдә катнашты
Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды директоры Ульяновск шәһәрендә түгәрәк өстәлдә катнашты

Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды директоры Ульяновск шәһәрендә түгәрәк өстәлдә катнашты

17 март көнне, Ульяновск шәһәрендә “Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” түгәрәк өстәле утырышында Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитеты каршында оештырылган Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды директоры  Миләүшә Гайфуллина катнашты.

Ул, “Татар гаиләсе” иҗтимагый фондының Ульяновск шәһәрендәге бүлекчәсенең уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып баруын ассызыклап үтте. Шулай ук, әлеге бүлекчә җитәкчесе Гөлфирә Алиакберовага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Кичәне  Татарстан Республикасының атказанган  артисткасы Алсу Әбелханова һәм Лилия Муллагалиева үз чыгышлары белән бизәделәр.

Шул ук көнне Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фондының Ульяновск өлкәсендәге бүлекчәсенең юбилей кичәсе дә узды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*