tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бозлауда “Әниләр көне”н бәйрәм иттеләр
Бозлауда “Әниләр көне”н бәйрәм иттеләр

Бозлауда “Әниләр көне”н бәйрәм иттеләр

Түбән Новгород өлкәсенең Спас округы татар авыллары бернигә карамастан, төшенкелеккә бирелмичә күңелле яшәргә тырыша. Сәбәп, яисә истәлекле дата гына табылсын – бәйрәм оештыра.

Менә 25 ноябрь көнне дә Бозлауда үзенә күрә кызыклы чара булып үтте – җирле клубта Спас округының мәдәният бүлеге һәм хатын-кызлар оешмасы, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә “Әниләр көне” уңаеннан конкурс оештырды.

Катнашучы һәм залда утыручы ханымнарны бәйрәм белән автономия җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев, Спас округының депутатлар Советы рәисе Рамил Салихҗанов, бу җирлекның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Наталья Подлесова, хатын-кызлар оешмасы рәисе Вера Скачкова, җирле территориаль бүлек җитәкчесе Али Аймасов һәм округ газетасының баш редакторы Лариса Хламова җылы котладылар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, бала-оныкларының шатлыкларына сөенеп, мәхәббәтләрен тоеп яшәүләрен теләделәр һәм кайберәүләрен сәхнәгә чакырып, билгеләп үттеләр.

Мирзәхләм Гаярович милли тормышта актив катнашучы Бозлау һәм Моклока үзешчәннәренә автономиянең Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен, ә Вера Александровна һәм Наталья Михайловна махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әниләренә һәм күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырдылар.

Кәримә Салихҗанова алып баруындагы конкурста алты уңган-булган, актив ханым – Бозлаудан Адилә Нафеева, Светлана Юнисова, Җәмилә Салихова һәм Татар Моклокасыннан Сания Магҗанова, Адилә Махмутова һәм Равилә Синнәтуллина катнашты. Алар “Визит карточкасы”, “Солдатка хат”, “Дефиле”, “Аш-су әзерләү” һәм “Иҗади номер” биремнәрендә үзләрен күрсәтте.

Чыгышларны өлкә татар җәмәгатьчелеге арасында танылган шәхес Тәнзилә Паламарчук, Вера Скачкова һәм Бөтенроссия инвалидлар оешмасының Бозлау авылы бүлекчәсе рәисе Любовь Суннатуллина бәяләде.

Беренче биремдә ханымнар презентация формасында үзләре, гаиләләре, тормышлары һәм казанышлары белән таныштырды.

Икенчесендә катнашучылар Украина җирлегендә илебез ихтыяҗын яклаучы хәрбиләргә үзләре язган җылы теләкләр белән сугарылган хатларны эчтәлекле итеп укыды, алар аннары Ватан сакчыларына тапшырылачак.

“Дефиле”да конкурсанткалар сәхнәгә матур күлмәкләр киеп чыкты һәм подиумда йөрү осталыгын күрсәтте.

“Аш-су әзерләү” биремендә катнашучылар иң яраткан милли ризыкларын тәмле итеп пешерү рецептлары белән уртаклашты һәм жюриның өстәлен кәкәш, пәрәмәч, өчпочмак, бәлешләр белән тутырды.

Соңгысында Бозлау һәм Моклоканың булдыклы ханымнары татар халык биюләрен башкарды, Рамил абый Салихҗанов гармуны көенә кушылып җырлады.

Биремнәр арасында музыкаль номерлар белән бу авылның тагын бер оста гармунчысы Җәүдәт Матиуллин чыгыш ясады, залга төшеп халыкны да җырлатты.

Жюри билгеләп үткәнчә, конкурсанткалар барысы да җитди, креатив әзерләнеп килгән, чыгышлары, һичшиксез, хуплауга лаек. Шуңа алар номинацияләр буенча бүләкләнде.

“Визит карточкасы”нда җиңүче булып Светлана Юнисова табылды, “Солдатка хат”та – Адилә Мәхмүтова, “Дефиле”да – Сания Магҗанова, “Аш-су әзерләү”дә – Җәмилә Салихова, “Иҗади номер” да – Равилә Синнәтуллина җиңеп чыкты, ә Адилә Нафеева “Тамашачы мәхәббәте” призына лаек булды.

Ханымнарга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай ук ахырда клуб директоры Үмәр Нафеев әлеге бәйге үткәрергә булышучыларны да истәлекле бүләкләр белән билгеләп чыкты. Конкурсны үткәрергә матди ярдәмне бу җирлекнең мәрхәмәтле егетләре Халит Сафин, Халит Исхаков, Рамил Абдуллин һәм өлкә татар автономиясе күрсәткән.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*