tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа мәдрәсәсендә Ислам буенча бәйге узды
Буа мәдрәсәсендә Ислам буенча бәйге узды

Буа мәдрәсәсендә Ислам буенча бәйге узды

16 февраль көнне Буа мәдрәсәсендә көндезге бүлек шәкертләре арасында “Ислам белгече бәйгесе” уздырылды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап үткәрелде. Бәйгедә көндезге бүлектә укучы беренче, икенче һәм өченче курс шәкертләре дүрт командага бүленеп жюри каршында сынау тотты.

Бәйгенең  төп максаты шәкертләрнең мәдрәсәдә алган белемнәрен камилләштерү һәм ныгыту, мөмкинлекләрен киңәйтү һәм сөйләм теле осталыкларын арттыру иде. Бәйге җиде  төрле номинация буенча үткәрелде: команданы тәкъдим итү, рәсем буенча гарәпчә хикәя төзү, тәҗвид кагыйдәләрен табып язу, крассворд чишү, бирелгән хәдисне дәвам итү, блиц сорауларга җавап бирү.

Бәйгедә шәкертләр барлык номинацияләрнең биремнәрен бик тырышып үтәделәр, барлык сорауларга да җавапларны тулы һәм төгәл бирергә тырыштылар,  һәр команда үзенә күрә үзенчәлекле иде.

Ахырда жюри әгъзаларына сүз бирелде, алар шәкертләрнең   белем дәрәҗәсен уңай яктан бәяләделәр. Бәйге ахырында шәкертләргә истәлекле бүләкләр таратылды.

 

Ә урыннар түбәндәгечә  билгеләнде:

1-нче урын – “Әлиф”  командасы – 3-нче курс шәкертләре,

2-нче урын – “Ихсан” командасы – 2-нче курс шәкертләре,

3-нче урын – 1-нче курс шәкертләре,

4-нче урын – “Тәүхид” командасы шәкертләре яулады.

Шәкертләргә мондый күркәм бәйге оештырган мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәновка, мәдрәсә  завучы Радия Хәлирахман кызына һәм мәдрәсә остазларына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый бәйгеләр дәвамлы булсын иде!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*