tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә “Россиянең Ерак Көнчыгышында мөселманнар” китабын тәкъдим иттеләр
Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә “Россиянең Ерак Көнчыгышында мөселманнар” китабын тәкъдим иттеләр

Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә “Россиянең Ерак Көнчыгышында мөселманнар” китабын тәкъдим иттеләр

Бүген Комсомольск-на-Амуре шәһәренең Островский исемендәге Үзәк китапханәсендә “Россиянең Ерак Көнчыгышында мөселманнар: тарих һәм хәзерге заман”монографиясен тәкъдим иттеләр. Әлеге чарада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе һәм Ерак Көнчыгыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Оештыручылар әйтүенчә, әлеге китапта тарихта беренче тапкыр киң даирә чыганакларына нигезләнеп, ил территориясенең өчтән бер өлешен биләп торган киңлектә ислам үсеше турындагы мәгълүматны гомумиләштерергә һәм традицион рәвештә ислам динен тотучы халыкларның Россия Ерак Көнчыгышы үсешенә керткән өлешен анализларга омтылыш ясала. Монографиядә 1897 елдан 2010 елга кадәр халык санын алуны анализлау, статистика материаллары, 150 дән артык интервью, 13 төбәк архивыннан килгән документлар урын алган, аларның күбесе беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә. Проектның җитәкчесе һәм җаваплы мөхәррире – Ерак Көнчыгыш мөфтие Әхмәт хәзрәт Гарифуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*