tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа театры легендар «Тормыш җыры» әсәре буенча куелган спектаклен Казанга алып килде
Буа театры легендар «Тормыш җыры» әсәре буенча куелган спектаклен Казанга алып килде

Буа театры легендар «Тормыш җыры» әсәре буенча куелган спектаклен Казанга алып килде

Буа театры Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы буенча куелган «Фатыйма» спектаклен Казан тамашачысына күрсәтте. Буа театрының сигез көнгә сузылачак Казан гастрольләре башланды.

Гастрольләр Тинчурин театры бинасында башланып китте. Спектакль алдыннан театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев шушы катлаулы вазгыятьтә театрга килгән тамашачыга рәхмәтләрен җиткерде. Спектакльнең тарихы һәм театр тормышы белән таныштырып үтте.

«Тормыш җыры» пьесасын Мирсәй Әмир Буа районына килеп язган. Спектакльне 1947 елда Камал театры куйган. Премьерасы кайчандыр Камал театрыныкы булып, хәзер Тинчурин театрына күчкән шушы сәхнәдә барган. Әсәр соңыннан халык театрлары тарафыннан күп куелып та популярлашкан.

Әсәрдә вакыйгалар сугыш елларында бара. Колхозның алдынгы бригадиры Фатыйма сугыштан Басыйрын көтә. Ләкин Басыйр сугыш бетәр алдыннан Германия җирендә батырларча һәлак була. Фатыймага аның җырлары гына кайтып ирешә.

«Бу спектакль сугыш елларында тылда фидакярлек күрсәткән хатын-кызларыбызга багышлана. Аның геройлары — минем авылдашларым. Фатыйма апа Вилданова безнең Толымбай авылыннан. Спектакль Буада халык театрында куелганда Фатыйма апа үз героен үзе уйнаган», — дип спектакль тарихы белән таныштырды Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев тамашачыны.

«Фатыйма апа соңгы елларын Алмалык шәһәрендә яшәп 2003 елда бакыйлыкка күчте. Ел саен Ташкент күчтәнәчләре белән авылга кайтуы истә калган. Әлфия Авзалованың „Җырлап үсә Фатыйма арышлары“ дип җырлавы истә калган», — диде ул. Буа театрының сәнгать җитәкчесе «Фатыйма» спектакленең Буа театры репертуарында озын-озак еллар яшәргә тиешлеген әйтте.

Раил Садриев әсәрнең геройлары белән дә таныштырып үтте. Ул әсәрдә Басыйрның батырларча һәлак булуын язса да, чынлыкта ул кайта. Сугыштан соңгы елларда фидакярләрчә эшләп Ленин ордены ала. Әмма алар соңыннан аерылышып яңа гаиләләр коралар.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер — Тимур Кулов. Төп рольне Татарстанның атказанган артисты Гөлзада Камәретдинова башкара. Фатыймага гашыйк Фәрит ролендә — Вилнур Шәйхетдинов. Калган рольләрдә — театр артистлары.

Спектакль тамашачы тарафыннан югары бәяләнде. Тамашадан соң кешеләр Раил Садриев янына килеп рәхмәтләрен җиткерделәр. Сәнгать белгече Рауза Солтанова спектакльнең сценографиясен югары бәяләде.

«Сугыш авырлыкларын кичергән хатын-кызлар сугыштан соң да рәхәт кенә яшәмәделәр. Сез шушы буын турында спектакль чыгара алдыгыз, милли аһәңгә зыян китермичә, шул чор җырларын җырладыгыз», — дип театрга рәхмәт белдерде әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова.

Буа театрының Казан гастрольләре Филармония, Кариев театры сәхнәләрендә дәвам итәчәк. Бүген Филармония сәхнәсендә Зифа Кадыйрова романы буенча куелган «Бәхеткә юл кайда» мелодрамасы.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*