tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада Ислам мәдәнияте буенча бәйге үтте
Буада Ислам мәдәнияте буенча бәйге үтте

Буада Ислам мәдәнияте буенча бәйге үтте

Узган атнада Татарстанның район үзәге булган Буа мәдрәсәсендә балалар арасында “Яшь талантлар” бәйгесе үткәрелде.

Әлеге чара Татарстан Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе, район мөхтәсибәте белән берлектә оештырылды. Дини белемнәрен, сәхнә осталыкларын сынау өчен Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Тәтеш, Буа районнары мәктәпләренең 1-10 сыйныф укучылары чакырылган иде.

Игълан ителгән дүрт номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Шигырь сљйләүдә шәһәрнең 5 номерлы мәктәп укучысы Илфат Исмәгыйлевка тиңнәр булмады. Ә Чүпрәле кызы җор телле Гүзәл Бахитованың хикәясе жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да уңай гаҗәпләндерде. Чүпрәле районының “Нәфис” театр студиясе “Ислам темасына багышланган иң яхшы сәхнә әсәре күрсәтүче” дип аталды. Конкурс ахырында җиңү тагын безнекеләргә әйләнеп кайтты. Дини җырларны оста башкаручы кызыбыз шәһәрнең М.Вахитов исемендәге гимназиясе укучысы Илсөяр Җамалетдинова булды.

Жюри әгъзалары шәһәрнең “Чишмә” балалар бакчасына йөрүче Камилә Зарипованың да чыгышын аерым бәяләделәр – самимилеге, тырышлыгы, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән барчасының да күңелен җәлеп иткән кызчыкка гран-при бирделәр.

Бәйге ахырында җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннары барысы да сыйлы табын артына җыелдылар.

Әлфинур Йосыпова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*