tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада Ренат Харис исемендәге IX республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды
Буада Ренат Харис исемендәге IX республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

Буада Ренат Харис исемендәге IX республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

28 апрель көнне Буа шәһәренең академик Р.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис исемендәге “Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” дигән IX республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференция үз эшен “Ренат Харис эшчәнлеге виртуаль дөньяда”, “Ренат Харис иҗатында көчлелек символы буларак Ат образы”, “Ренат Харис шигырьләрен төрле телләрендә сәнгатьле уку” дигән секцияләрдә алып барды, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Конференция кысасында шулай ук Буа районының иң сәләтле укучыларына Ренат Харис исемендәге премияләр дә тапшырылды.

Чарада шагыйрьләр Ренат Харис, Гөлнур Айзат, Йолдыз Шәрәпова һәм Рәмис Аймәт катнашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*