tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел беренче тапкыр «Казанда шәрык базары» Халыкара төрки эстрада фестивале үткәрелә
Быел беренче тапкыр «Казанда шәрык базары» Халыкара төрки эстрада фестивале үткәрелә

Быел беренче тапкыр «Казанда шәрык базары» Халыкара төрки эстрада фестивале үткәрелә

Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов быел 3 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Казанда шәрык базары» Халыкара төрки эстрада фестиваленең гала-концерты булачагын әйтте.

«Казанда шәрык базары» Халыкара төрки эстрада фестивален башлап җибәрәбез. Без бөтен төрки эстраданы колачларга телибез. Киләчәктә фестиваль кысаларында төрки эстрада башкаручыларының конкурсын, аерым йолдызларның концертларын үткәрүне дә күздә тотабыз», — диде ул Казанда матбугат вәкилләре белән очрашуда.

Рифат Фәттахов фестивальдә Россиянең барлык төрки республикалары: Башкортстан, Хакасия, Алтай, Кырым һ.б. Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия белән сөйләшүләр алып баруларын әйтте. «Гәрчә кайбер төбәкләр пандемиядән курыкса да, күпчелек илдән вәкилләр булыр дип уйлыйм», — диде продюсер.

Фонд җитәкчесе сүзләренчә, башкаручыларны һәр төбәкнең Мәдәният министрлыгы тәкъдим итә. «Бу әлегә конкурс түгел, бәйрәм форматы гына. Алга таба конкурс буларак оештырырга уйлыйбыз. Катнашучылар туган телендә җыр башкарырга тиеш була. Исемлек октябрь уртасына билгеле булыр дип өметләнәм. Монда жюри булмый», — дип аңлатты ул.

Шулай ук, төрки эстрададан татар эстрадасына кергән җырлар аерым блок булып тәкъдим ителәчәк. «Мәсәлән, Флера Сөләйманова башкаруында „Әниемә“ — казах җыры. Татар эстрадасының дәрәҗәсен күтәрү максатын куйдык. Казах, үзбәк, азәрбайҗан эстрадасы шактый югары дәрәҗәдә, татар эстрадасына аннан үрнәк алырга була. Республикабызда да төрки башкаручылар күп. Милли-мәдәни җәмгыятьләр бар», — ди Фәттахов.

Продюсер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министрлыгына рәхмәтен белдерде. «Бу безнең беренче тәҗрибә, без федераль органнар белән дә эш алып барабыз. Фестивальнең бюджеты әлегә формалаша, бюджеты күпме икәнен әйтә алмыйм», — дип йомгаклады ул.

  • Фестивальне Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды үткәрә.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*