tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Х Саматов укулары Чистайда узачак
Быел Х Саматов укулары Чистайда узачак

Быел Х Саматов укулары Чистайда узачак

15 октябрьдә Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы Диния нәзарате Россия ислам институты һәм Чистай районы мөхтәсибәте белән берлектә Х Саматов укуларын уздыра. Конференция татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые, ХХ гасыр азагы – ХХI гасыр башының күренекле дин әһеле, галим Габделхак хәзрәт Саматовка багышлана. Быел әлеге чара Чистай шәһәрендәге “Нур” мәчетендә уза.

Әлеге укулар Габделхак хәзрәт Саматовның дини мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион Ислам кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Беренче Саматов укулары Габделхак Саматовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган иде.

Габделхак хәзрәт Саматов – инкыйлабка кадәр булган татар дини мирасын дәвам итүче, Ислам диненә багышланган күп китаплар авторы. Бүгенге көндә дин өлкәсендә хезмәт куючы имамнарның күпчелеге – нәкъ менә Габделхак хәзрәтнең шәкертләре.

Җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Габделхак хәзрәтнең улы – Ханты-Манси автоном округы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Таһир хәзрәт Саматовның, Россия мөселманнарының Дини җыены башлыгы, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Кргановның, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның, Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит Ляпинның, Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Россия Федерациясе ислам мәгарифе Шурасы рәисе, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшинның һәм башка дин әһелләренең катнашуы көтелә.

Укулар вакытында Габделхак хәзрәт Саматов шәхесе татар-мөселман мәдәнияте традицияләрен дәвам итүче югары рухка шәхес буларак каралачак. Анда катнашучылар “Дин, тел, милләт – Габделхак Саматовның яшәү кредосы”, “Татар дин галиме Әхмәтвәли хәзрәт Рәхиминең хәдисләр җыентыгы”, “Татарстан Республикасында казыйлар эшчәнлеге”, “Татар дин әһелләре хезмәтләрендә гаилә кыйммәтләренең чагылышы” һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышырга җыена.

Форум кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Габделхак Саматов исемендәге “Рухи мирас” медале һәм премиясе, шулай ук “Бердәмлек” медале тапшырылачак.

Моннан тыш, мәртәбәле җыенда катнашучыларның Чистайда зиратка барып, дога кылуы, “Камалия” һәм Ислам үзәкләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышуы көтелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*