tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы уза
Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы уза

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы уза

Бүген, 1 августта,  Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды  “Kazan Expo” халыкара күргәзмә үзәгендә үзенең эшен дәвам итә. Иртән «ТАССРның 100-еллыгы әләме белән истәлек фотосы» акциясе узачак. Теләгән кунаклар Россия буйлап йөреп чыккан флаг янында делегацияләре белән фотога төшә ала. Шунда ук, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә дә ачылачак.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узачак.  Көннең беренче яртысында 7 дискуссия мәйданчыгы эшләве көтелә.Шулай ук, делегатлар һәм шәрәфле кунаклар VIII съездның  рәсми ачылышында катнашачаклар.

Исегезгә төшерәбез, 30 июльдән 2 августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды уза. Казанга Россиянең 80 төбәгеннән һәм 37 чит илдән 1 мең 500  делегат һәм кунак чакырулы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*