tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Рәдиф Кашапов һәм Ильяс Гафаров онлайн-концертлар марафонына кушыла

Бүген Рәдиф Кашапов һәм Ильяс Гафаров онлайн-концертлар марафонына кушыла

Рәдиф Кашапов һәм Ильяс Гафаров, өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушылачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Онлайн-концерт бүген, 7 апрельдә, 19.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы» ютуб каналында башлана.

#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Ямьле» вокаль төркеме, Зәринә Вильданова, CheekLaWeek ансамбле, шулай ук StandUp Club Kazan, Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары чыгыш ясады инде.

Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиология режимы дәвам иткән вакытта даими рәвештә трансляцияләнәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*