tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Россия матбугаты көне
Бүген Россия матбугаты көне

Бүген Россия матбугаты көне

“Татмедиа” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов Россия матбугаты көне уңаеннан журналистларга, полиграфчыларга, нәшрият хезмәткәрләренә һәм тармак ветераннарына мөрәҗәгать итте.

“Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Журналист хезмәте авыр, әмма кызыклы. Сез эфирда әйтелгән яки газета полосасында басылган һәр сүз өчен үзегезгә зур җаваплылык аласыз.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы медиа тармагы Россия Федерациясе мәгълүмат кырында үз урынын булдырды һәм күп кенә Россия төбәкләре өчен актив үсеш үрнәге булып тора.

Матбугат, телевидение, радио һәм интернет басмалар җәмәгатьчелеккә көн саен вакыйгалар белән хәбәрдар булу мөмкинлеген бирә. Заманча массакүләм мәгълүмат чаралары тиз үзгәрә һәм техник яктан камилләшә. Газеталар һәм телерадиокомпанияләр, яңа укучыларны һәм тамашачыларны җәлеп итеп, актив рәвештә интернет киңлеген, социаль челтәрләрне үзләштерә.

Федераль массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләр пунктының актив эшчәнлеге нәәтиҗәсендә, Татарстандагы вакыйгалары республика һәм федераль дәрәҗәдән тыш, чит илләрдә дә чагыла.

Татарстан медиа бергәлегенең безнең республика проблемалары һәм кайгыртулары белән яшәүче күп кенә профессиональ журналистлар белән тәкъдим ителүен билгеләп үтү күңелле.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Хезмәтегез өчен рәхмәт белдерергә һәм Татарстан Республикасының барлык журналистларына илһам, даими иҗади эзләнү, башлангычларны һәм яңа проектларны уңышлы гамәлгә куюларын теләргә рөхсәт итегез”, – диелгән котлауда.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*