tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Ташкентта «Сөмбел» фильмының премьерасы була
Бүген Ташкентта «Сөмбел» фильмының премьерасы була

Бүген Ташкентта «Сөмбел» фильмының премьерасы була

Бүген, 12 гыйнварда, 17.00 сәгатьтә Ташкент шәһәренең Яшьләр иҗат сараенда «Сөмбел» тулы метражлы нәфис фильмының премьерасы була.

Әлеге фильм — Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак иҗат җимеше. Картинаның режиссеры — Рәшит Маликов, ә Татарстан ягын режиссер Рамил Фазлыев (ул «Мулла» фильмы белән танылды) тәкъдим итә.

Картина язучы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» дигән әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Фильмга сценарийны Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев язган. Картинада төп рольне – Үзбәкстан Дәүләт Яшьләр театры актрисасы Сабина Әсәнова, ике төп ир-ат ролен Татарстан актерлары башкара. Фильм Үзбәкстанда (Бохара шәһәре) һәм Татарстанның Мамадыш районында төшерелгән.

Премьера алдыннан тамашачыларга Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге тарафыннан әзерләнгән концерт тәкъдим ителәчәк.

Керү бушлай.

Фильм үзбәк телендә бара. Чараны «Үзбәккино» Милли Агентлыгы оештыра.

prtuz.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*