tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенең озын исемлеге игълан ителәчәк
Бүген Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенең озын исемлеге игълан ителәчәк

Бүген Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесенең озын исемлеге игълан ителәчәк

Бүген Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурска нәтиҗәләр өлешчә генә ясалачак. Комиссия әгъзалары шундый фикергә килде.

Жюри әгъзаларының бүген беренче тапкыр күзгә-күз карашып очрашуы Татарстан язучылар берлегенә үтте. Моңарчы комиссия әгъзаларының исемнәре ачык мәгълүмат кырына чыгарылмады, алар бер-берсен дә белмәде.

Утырышны жюри рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Рөстәм Галиулин алып барды. Жюри әгъзалары арасында күренекле шагыйрьләр Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, танылган язучылар Факил Сафин, Вакыйф Нуриев, әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов, Равил Рахман, педагоглар Камәрия Хәмидуллина, Рәхимә Арсланова, нәшрият редакторы Айсылу Галиева, «Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова бар.

Шигырь һәм поэма номинацияләрендә жюри әгъзалары лаеклы әсәрләрне бик тиз бәяләсә дә, чәчмә әсәрләр өлешендә һәм балалар әсәрләре номинацияләрендә фикерләр төрле иде. Шунлыктан “Шигырь һәм Поэма” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Башка номинацияләрдә жюри әгъзалары билгеләгән әсәрләр буенча кыска исемлек төзелә.

  • Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурс игълан ителгән иде. Конкурс ябык форматта үтә. Авторлар анда псевдоним белән катнаша. Конкурска нәтиҗә 2020 елда ясалачак.
  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар – роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. Иң зур призның күләме – роман жанрында. Беренче урын өчен – 500 мең сум.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*