tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген “Татарча диктант”ны Тәтештә дә яздылар
Бүген “Татарча диктант”ны Тәтештә дә яздылар

Бүген “Татарча диктант”ны Тәтештә дә яздылар

10 нчы сентябрьдә Тәтеш муниципаль районы мәктәпләрендә, мәдәният йортларында, китапханәләрендә, мәдрәсәләрдә hәм бик куп шәхси өйләрдә бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе узды. Акциядә катнашучылар арасында төрле hөнәр ияләре, өлкәннәр, укучылар, башка милләт вәкилләре бар иде.

Татар телендә диктант язучыларның иң өлкәннәре 87 яшьлек Сәйфетдинова Саимә Барый кызы (Кызыл Тарханнан), 85 яшьлек Муллагалиева Фәния Мәхмут кызы ( Сөендек авылыннан) иде.

Районда бу акцияне оештыручылар: Тәтеш районының җирле оешма җитәкчесе Ибраһимова Асия Захир кызы, Тәтеш шәhәре “Ак калфак” җитәкчесе Шәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызы, район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Гарипова Резеда Әхмәт кызы, “Ак калфак” җитәкчеләре, туган тел укытучылары, китапханәчеләр, мөслимәләр.

Диктант язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге чараларны “Туган тел” җыры hәм диктант текстына туры килгән “Җидегән чишмә” җырлары ямьләндерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*