tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Олуг китап» күргәзмәсе ачыла
Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Олуг китап» күргәзмәсе ачыла

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Олуг китап» күргәзмәсе ачыла

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә 13:30 сәгатьтә «Олуг китап» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар фондыннан Коръән мүсхәфләре һәм хәзерге заман рәссамнарының эшләре тәкъдим ителә. Күргәзмәгә килүчеләр исламда «Китап» төшенчәсенең мәгънәсен, Коръән текстын тапшыру традицияләре, татар кулъязма һәм басма китап культурасының күптөрлелеге, беренче басма Коръәннең кайда басылуы, татарларның Коръәнне дөньяның төрле телләрендә бастырып чыгарудагы роле һәм тәфсирләрнең төрлелеге турында беләчәк.

Бик күп рәссамнар өчен Коръән илһам чыганагы булып торган. Күргәзмәдә яшь авторларның эшләре тәкъдим ителәчәк. Аларның хезмәтләре чынбарлыкны мөселман дөньясы рухы белән баета.

Чара кысаларында шулай ук «Коръән басмасында заманча тенденцияләр» темасына ачык дискуссия дә узачак. Анда Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин; Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, Амстердам университеты профессоры Әлфрид Бустанов; Финляндиянең мөселман җәмгыяте имамы, философия фәннәре докторы Рамил Беляев;  Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин; Коръәннең кулъязма мүсхәфләрен күчереп язучы, реставратор, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәре Дамир Әхмәтгалиев; Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече, Казан ислам университеты мөгаллиме Әхмәд Әбү Яхья Әл-Хәнәфи катнашыр дип көтелә. Дискуссияне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эш буенча директор урынбасары Ирек Һадиев алып барачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*