tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә VIII Съездның пленар утырышы узачак
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә VIII Съездның пленар утырышы узачак

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә VIII Съездның пленар утырышы узачак

Бүген, 2 августта, VIII Съездга килгән делегатлар һәм шәрәфле кунаклар кабат «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенә җыела. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында VIII Съездның пленар утырышы узачак.

Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы, аның рәисе  сайланачак. Шулай ук Милли Шураның яңа составы беренче җыелышын үткәрә.

Исегезгә төшерәбез, 30 июльдән 2 августка кадәр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды уза. Казанга Россиянең 80 төбәгеннән һәм 37 чит илдән 1 мең 500  делегат һәм шәрәфле кунак чакырулы.