tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатларына сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде
Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатларына сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды делегатларына сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының I утырышы узды. Съездга чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән 1500 делегат һәм шәрәфле кунак килде.

Кичке программа кысаларында делегатлар өчен Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде. Ул Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган. Биредә шулай ук Пермь краеннан, Чиләбе һәм Самара өлкәләреннән, Үзбәкстаннан ансамбльләр һәм татар иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәхнәдән “Туган тел” шигырен укыды.

Бәйрәм концерты “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*