tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарытау эшмәкәре Мөхәммәт Мадьяров: Татар эшмәкәрләре арасында премия булдырырга кирәк
Сарытау эшмәкәре Мөхәммәт Мадьяров: Татар эшмәкәрләре арасында премия булдырырга кирәк

Сарытау эшмәкәре Мөхәммәт Мадьяров: Татар эшмәкәрләре арасында премия булдырырга кирәк

Сарытау өлкәсе милли-мәдәни татар автономиясе башкарма комитеты рәисе Мөхәммәд Мадьяров фикеренчә, татар эшмәкәрләре арасында премия булдырырга кирәк. Ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында катнаша.

«Бөтендөнья татар конгрессы татар эшмәкәрләре өчен съездлар уздыра, әмма безгә ниндидер «символ» җитми кебек. Татар эшмәкәрләре өчен премия кирәк дип саныйм. Премиянең сыны буенча да идея бар: ташка кадак кадалган. Шундый әйтем дә бар бит», – дип сөйләде эшмәкәр.

Аның фикеренчә, татар эшмәкәрләренең бердәм базасын да булдырырга кирәк. Кайсы төбәктә, кемнең, нәрсә җитештерүе турында мәгълүматны тупларга кирәк, ди ул. «Татар кешесе үзенә кирәкле кешене дөньяның икенче читендә дә таба ала, чөнки татар эшмәкәренең холкы шундый», – ди ул.

Аның сүзләренчә, төбәкләрдәге эшмәкәрләргә җитештерелгән продукцияне Татарстанда сатарга ярдәм итәргә кирәк. «Без килеп продукцияне күрсәтәбез, әмма сата алмыйбыз. Төбәкләрдәге җитештерүчеләр Татарстанда сата башласа, бизнес үсеп китәр иде», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*