tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүгенге көннән «Сәлам» дәреслеген интернетта ирекле кулланып була
Бүгенге көннән «Сәлам» дәреслеген интернетта ирекле кулланып була

Бүгенге көннән «Сәлам» дәреслеген интернетта ирекле кулланып була

Төрле мәктәпләрдән, төбәкләрдән, чит илләрдән укытучылар «Сәлам» дәреслеген һәм эш дәфтәрләрен ирекле куллана ала. Моның өчен, сайтка кереп, «Ученик» төймәсенә басарга кирәк.

«Бары тик Укытучы китабына гына керү өчен („Учитель“ төймәсе) логин-пароль кирәк булыр. Укытучы китабында дәрес планнары, биремнәргә җаваплар, тестлар бирелә, шуңа күрә анда керүне логин-пароль белән сакларга булдык. Укытучылар бу логиннарны алу өчен Мәгарифне үстерү институтына мөрәҗәгать итә ала», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов.

Аның сүзләренчә, «Сәлам» дәреслеге сайтына керү мөмкинлеге сорап бик еш мөрәҗәгать иткәннәр. «Сайтка логин-парольләр, дәреслекләрне кайдан алып була, дип сорыйлар. Ихтыяҗның зур булуын күрәбез, шуңа күрә, ТР Мәгариф министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты рөхсәте белән ачык доступ ясарга булдык», — дип аңлатты ул.

Дәреслекнең сайтын «Сәлам» дәреслегенең дизайны һәм сайты белән шөгыльләнгән «Теория» студиясе яңарткан. Сайтта дәреслекләр, эш дәфтәрләре, укытучы китаплары, уеннар, карточкалар, җырлар, методик семинар һ.б. урнашкан.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*