tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Без ай саен диярлек Башкортстанда булдык”
Васил Шәйхразыев: “Без ай саен диярлек Башкортстанда булдык”

Васил Шәйхразыев: “Без ай саен диярлек Башкортстанда булдык”

Бүген Уфа шәһәрендә Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге 2021 ел нәтиҗәләрен ясады. Күрше республикада яшәүче милләттәшләрбезне сәламләр өчен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм шулай ук конгрессының бүлек җитәкчеләре килде.

Тантаналы чара конгрессның Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшинның еллык хисабы белән башланып китте.
Алга таба Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне сәламләп, Башкортстанга үзенең дә, шулай ук конгресс җитәкчелегенең дә ел әйләнәсендә һәр ай саен диярлек килеп чараларда катнашуларын, милләттәшләребез белән даими очрашып торуын ассызыклады. “Татар конгрессының беренче җитәкчесе Индус Таһиров әйткәнчә: “Без мәңгелек”. Бүгенге көндә без 8 миллионнан артык татар бөтен дөнья буйлап сибелеп яшибез”, – дип билгеләп узды Васил Шәйхразыев.
Шулай ук Милли Шура рәисе форсаттан файдаланып залда булган ханымнарны узып киткән” Әниләр көне” белән дә тәбрикләде. “Оҗмах әнкәйләрнең аяк астында. Хатын-кызларыбыз милләт дәвамчыларын тәрбияләүчеләр”, – дип ассызыклады Васил Шәйхразыев.
Башкортстандагы татар иҗтимагый эшчәнлегенең нәтиҗәләре белән танышырга Конгресс җитәкчелегеннән тыш Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Йосыф Якубов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, “Мәдәни Җомга” газетасы баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов та килгәннәр иде.
Рәсми чыгышлар белән башланып киткән чара алга таба милли тормышта актив эш алып барган милләттәшләребезне бүләкләү белән дәвам итте. “Кем син? Мин – татар” шигъри видеопроектында яңгыраган шигырьләр авторларын һәм аларның иҗатын таныту өчен көч куйган кешеләрне махсус бүләкләр белән билгеләп узу ямь өстенә ямь булды.

Чараны күп санлы җырлар авторы, популяр җырчы Зифа Нагаева алып барды.

Булат Ибраһимов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*