tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры дүртенче премьерасын чыгарды
«Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры дүртенче премьерасын чыгарды

«Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры дүртенче премьерасын чыгарды

«Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры дүртенче премьерасын чыгарды. Робер Томның детектив пьесасы буенча куелган «Сигез йөрәк сере» спектакле шәһәрнең «Рыбацкий» мәдәният йортында күрсәтелде. Мәдәният йортына килгән бер зал тамашачы арасында «Татар-информ» журналисты да бар иде.

«Безнең спектакль «Былбыл» театрының соңгы спектакле булган очракта да сезнең ярдәмегез җилгә очмый – безнең театр татар дөньясының тарихына керде», дип мөрҗәгать итте театрга ярдәм күрсәтүчеләргә театр җитәкчесе Сиринә Зиннурова.

«Сигез йөрәк сере» спектакле Татарстан Республикасы грантына куелган. Бөтендөнья татар конгрессы артистлар белән мастер-класс үткәрергә Əлмәт театры артисты, яшь режиссер Энҗе Сәйфетдинованы җибәргән булган.
Пьесаны татарчага театр җитәкчесе Сиринә Зиннурова тәрҗемә иткән. «Татарлар булган чараларда татарча яхшы белгәннәренә игьтибар итә-итә җыйдым артистларны», ди ул.

Спектакльдә сигез хатын-кыз – Розалия Кәрәмова, Гүзәл Исмәгыйлева, Айгөл Моратова, Гүзәл Һадиева, Гөлниса Латыйпова, Ландыш Шәфигуллина, Флорида Хәмидуллина катнашты.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*