tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы шәһәрендә 300гә якын эре татар эшмәкәре җыелды
Чаллы шәһәрендә 300гә якын эре татар эшмәкәре җыелды

Чаллы шәһәрендә 300гә якын эре татар эшмәкәре җыелды

29 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 300гә якын эре татар эшмәкәре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIII форумы уза.

Форумда Россия Федерациясенең 44 регионыннан һәм 12 чит илдән вәкилләр катнаша. Быел форум Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә уза.

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә  татар эшмәкәрләре «Камаз» һәм «КИП Мастер» җәмгыяте резидентлары эшчәнлеге белән таныша. Көндезге сәгать 11.00 дә  Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Чаллы шәһәре IT-Паркында форумының пленар утырышы үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*