tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы татар дәүләт театрының Казандагы гастрольләре аншлаг белән узды
Чаллы татар дәүләт театрының Казандагы гастрольләре аншлаг белән узды

Чаллы татар дәүләт театрының Казандагы гастрольләре аншлаг белән узды

Чаллы татар дәүләт театры Казан гастрольләрен Аяз Гыйләҗевның «Баласын җуйган болан эзеннән» пьесасы буенча «Болан» спектакле белән төгәлләде.

«Гастрольләребез, ни кызганыч, тәмам. Киләсе елга тагын шулай очрашырга язсын!» – диде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Ул театр исеменнән тамашачыга рәхмәтләрен җиткерде.

Ул театрның 2020 елдан бирле Аяз Гыйләҗев исемен йөртүен искәртеп, язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗеваны сәхнәгә чакырды.

«Залны шыгрым тутырып җыелгансыз – рәхмәтләр яусын сезгә! Татар халкының бөек балалары сез! Чаллы театрын белмиләрдер, зал тулмас дип бик борчылган идем», – диде Нәкыя Гыйләҗева.

Ул язучының гомере буена булган әйберләр турында гына язарга тырышуын, монда сурәтләнгәннәрнең чын фактлар булуын искәртте.

«Аяз сәхнәне тәрбия трибунасы дип уйлады. Аның утыздан артык пьесасы бар. Олег алар арасыннан шушы бик авыр тәрбияви сәхнә әсәрен сайлап алган. Биредә шәфкатьсезлекнең рәхимсезлекне тәрбияләве күрсәтелә», – диде ул.

«Без барыбыз да татар балалары – бер-беребезгә шәфкатьле булыйк. Дус яшик! Милләтебезнең бөеклеген саклыйк», – диде Нәкыя Гыйләҗева.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театры Казанга өч спектакль алып килгән иде. Гастрольләре Камал театры сәхнәсендә аншлаг белән узды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Чаллы татар дәүләт театры рәсми сайты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*