tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда ачык телевизион татар вәгазе бәйгесе башланды
Татарстанда ачык телевизион татар вәгазе бәйгесе башланды

Татарстанда ачык телевизион татар вәгазе бәйгесе башланды

Татарстанда ачык телевизион «Вәгазь» бәйгесе игълан ителде. Конкурсны Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла. Төп максат — татар телендә оста вәгазьчеләрне ачыклау һәм халыкка таныту, үтемле итеп сөйләү үрнәкләрен күрсәтү.

Бәйгедә 15 яше тулган һәркем (нинди һөнәр иясе булуга карамастан) катнаша ала. Конкурсантлар яшь буенча аерым бәяләнәчәк:

а) 15 яшьтән 20 яшькә кадәр (15 һәм 20 яшьне дә кертеп) катнашучылар;

б) 21 яшьтән 35 яшькә кадәр (21 һәм 35 яшьне дә кертеп) катнашучылар;

в) 36 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар;

Конкурста катнашучыларга түбәндәге таләпләр куела: вәгазь татар телендә булырга, яттан сөйләнергә һәм 7 минуттан артмаска тиеш. Бәйге ике этапта уздырыла һәм йомгаклау тантанасы белән төгәлләнәчәк.

Конкурсның беренче этабы 2023 елның 15 нче  февраленнән 1 нче октябрьгә кадәр (1 октябрьне дә кертеп) уздырыла. Беренче сайлап алу этабыында катнашу өчен чыгышны видеоязма рәвешендә (телефон белән төшерелсә дә ярый) [email protected] электрон почта адресына җибәрергә кирәк. Видеоязма белән бергә гаризаны да (катнашучының фамилиясе, исеме, шәһәре (районы), яше, вазыйфасы, башкарылачак вәгазьнең темасы) беркетү зарур. Аның формасы — түбәндә.

Икенче этап барышында жюри (1 нче  октябрьдән) конкурска килеп ирешкән эшләрне карый һәм тиешле категорияләр буенча ачык тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгели. Моннан тыш, конкурсның икенче этабында жюри йомгаклау тантанасында сөйләнәчәк вәгазьләрне сайлап ала.

Бәйгедә җиңүчеләр турында мәгълүмат Оештыручының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә урнаштырыла һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басыла. Иң яхшы вәгазьләр атна саен Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең “Яңалыклар” чыгарылышында күрсәтеләчәк. Конкурсның йомгаклау тантанасы 2023 елның декабрь азагында үткәрелә. Бәйгедә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

«Вәгазь» телевизион ачык бәйгесе турында тәфсилле мәгълүматны язмага беркетелгән Нигезләмә белән танышып белеп була.

Чыгынак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*