tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театрында “Ашина” спектакле премьерасы
Тинчурин театрында “Ашина” спектакле премьерасы

Тинчурин театрында “Ашина” спектакле премьерасы

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы Ркаил Зәйдулланың “Ашина” әсәре сәхнәләштерелә, аны Илсур Казакбаев куя. Спектакль 18 февральдә 17:00 сәгатьтә тәкъдим ителәчәк. Рольләрне Гөлназ Нәүмәтова, Зөлфәт Закиров, Әдилә Хәсәнова, Айсылу Мөсәлләмова, Резедә Сәләхова, Салават Хәбибуллин, Илфак Хафизов, Айзат Закировлар башкара. Төркиләрнең риваятьләре буенча, Ашина – әнисе үлгән малайны имезеп үстереп, нәселне, ыруны коткарган ана бүре. “Ашина” спектаклендәге вакыйгалар тиздән су астында калачак утрауда бара. Геройларның үзара мөнәсәбәтләре катлаулы. Алар еллар буе үзләренең хисләрен күңелнең тирән чоңгылларына яшереп, ә кайберләре көнчелек һәм мәкерлекләрен күрсәтми яши. Еллар буе күңел түрендә яшереп килгән серләре ачылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*