tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллының “Рамазан” мәхәлләсенә 25 ел тулды
Чаллының “Рамазан” мәхәлләсенә 25 ел тулды

Чаллының “Рамазан” мәхәлләсенә 25 ел тулды

7 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең “Рамазан” мәчетендә истәлекле вакыйга – мәхәллә оешуга 25 ел һәм мәчет ачылышына 15 ел тулу уңаеннан мәҗлес үткәрелде. Чарада мәчет активы, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Галиуллин Рөстәм, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт, Җәмигъ мәчете төзелеше фонды директоры Хөсәенов Уел һәм имамнарыбыз катнашты. Шулай ук чакырылган кунаклар арасында Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчете мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев тә бар иде.

Мәҗлесне өйлә намазыннан соң “Рамазан” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт мәхәллә, мәчет тарихын сөйләп башлап җибәрде. Үзенең чыгышында ул яшь буынга тарихыбызны өйрәтү мөһимлеген ассызыклап үтте. Аннан соң мәчетнең юбилее уңаеннан тәбрикләү сүзләрен Кама төбәге казые Рөстәм хәзрәт, Рөстәм Галиуллин һәм Хөсаенов Уел әйтеп үттеләр. Әлфәс хәзрәт мәчет имам-хатыйбына һәм “Рамазан” мәхәлләсе активына мәчет эшчәнлегендә актив катнашулары, милләтебез, динебез үсешендә керткән зур өлешләре өчен ТҖ МДН Чаллы шәһәре мөхтәсибәте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.  Фәнис хәзрәт Мингәрәев килгән кунакларны “Ярдәм” мәчетендә сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен алып барылган эшчәнлек, аерым алганда – сукырлар өчен Коръән китабын бастыру белән таныштырып үтте. Үрнәк буларак, Фәнис хәзрәт Брайльнең махсус нокталы рельефлы шрифтына күчерелгән Коръән китабыннан кыска бер сүрә укып күрсәтте. Сүз соңында ул “Рамазан” мәчетенә “Ярдәм” хәйрия фондының “Күрмәүчегә Коръән бүләк ит” акциясендә катнашуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм киләчәккә изге теләкләр теләп дога кылды. Мәҗлес чәй өстәле артында дәвам итте.

islamtatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*