tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Чәк-чәк бәйрәме» Кокшетауда төрле милләт кешеләрен берләштерде
«Чәк-чәк бәйрәме» Кокшетауда төрле милләт кешеләрен берләштерде

«Чәк-чәк бәйрәме» Кокшетауда төрле милләт кешеләрен берләштерде

Казакъстан Республикасының Кокшетау шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Чәк-чәк бәйрәме» үтте. Чара Акмолинск өлкәсе татарлары һәм башкортлары берләшмәсе тарафыннан оештырылды.

Бәйрәмнең төп бизәге булып Кокшетау, Астана, Степногорскида яшәүче милләттәшләребез катнашкан «Татар кызы – аш-су остасы» бәйгесе булды. Жюри хөкеменә алар төрле татар милли ризыкларын тәкъдим итте.

Конкурсантлар әзерләнгән арада сәхнәдә Кокшетауның “Галиябану” һәм Астананың “Дуслык” халык ансамбльләре, Степногорскиның үзешчән артистлары татар һәм казакъ телләрендә җырлар башкарды. Залдагы бәйрәм рухы, милли костюмнар, җырлар һәм биюләр тамашачыларның кәефен күтәрде.

Акмолинск өлкәсе татарлары һәм башкортлары берләшмәсе җитәкчесе Рафаил Сөлкәрнәев үз чыгышында кунакчыллык, дуслык гадәтләрен чагылдыручы һәм уртак туганлыгыбызны ныгытучы “Чәк-чәк бәйрәме”нең Казакъстан Республикасы көне алдыннан узуы юкка түгел, дип билгеләп үтте.

«Татар кызы – аш-су остасы» бәйгесе һәм бәйрәм концерты Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*