tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән
Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән

Чәй эчәбез бал белән, бала-чагалар белән

Октябрьский урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Пушкин картасы” проекты кысаларында Югары Ослан районы Мәдәният йортында кунакта булдылар.

“Мәдәниятләр диалогы” музее җитәкчесе Анжелика Решетова укучылар белән “Татар традицияләре буенча чәй эчү ” үткәрде. Ул балаларга  татарларда чәйнең кайчан барлыкка килү тарихы турында сөйләде, татар традицияләре белән чәй эчү, борынгы чәй тантанасы атрибутлары белән таныштырды.

Чәй эчү традициясе XVIII гасырдан бирле тамырларын ала. Ул вакытта шифалы эчемлек белән бай йортларда гына сыйланганнар. Элеккеге  вакытта чәй – ашказаны авыруыннан дару да, кәефне күтәрү өчен шифалы чара да дип саналган.

Очрашу кысаларында үләннәр белән чәй кайнату буенча мастер-класс үткәрелде һәм  аның нинди серләре булуы ачыкланды. Балалар төрле чәйләрдән авыз иттеләр: сөтле кайнар чәй, үләннәр кушылып ясалган чәй, җиләк-җимешле чәй, татар халкының милли ризыкларын татып карадылар.

Бүгенге көнгә кадәр чәй эчү йолалары татарлар тарафыннан бәяләнә һәм сакланып килә. Әлек әби-бабаларыбыз чәйне самоварларда кайнатып эчкән,  әмма хәзерге көндә дә татар гаиләләрендә бергә җыелып, бер өстәл артында  чәй эчүләр  саклана.

Кунакчыл татарның иң беренче сүзе – «Чәй эчәбезме?», чәй эчү тәкъдименнән баш тартып, сез хуҗаларны рәнҗетергә дә мөмкинсез.

Татар мәдәниятендә чәй – эчемлек кенә түгел, ул чын ритуал. Чәй аралашырга ярдәм итәчәк, берләштерәчәк һәм яхшы кәеф бүләк итәчәк.

Чыганак: vuslon.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*