tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Мәлемдә “Шомбай” театрына йөрүче балаларны Кыш бабай өйләренә барып котлады
Югары Мәлемдә “Шомбай” театрына йөрүче балаларны Кыш бабай өйләренә барып котлады

Югары Мәлемдә “Шомбай” театрына йөрүче балаларны Кыш бабай өйләренә барып котлады

Югары Мәлем авылы мәдәният йортында күп еллар «Шомбай» балалар театры эшләп килә. Аның җитәкчесе — Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин. Әлеге театрга йөрүче малай-кызлар театр сәнгате үзенчәлекләрен үзләштерү аша сөйләм телен һәм театральләшкән тамашаларны сәхнәләштереп артистлык сәләтен үстерәләр. Алар республикакүләмендә, районда узучы төрле конкурс-бәйгеләрдә үзләрен сыныйлар һәм уңышлары да күп.

Кичә “Шомбай” театрына йөрүче балаларны Кыш бабай өйләренә барып, Яңа ел белән котлады, күчтәнәчләр тапшырды. Ә Кыш бабай аларның яраткан сәнгать җитәкчеләре – Фикрәт абыйлары иде. Күңелдә бит барыбызның да хыяллану, Яңа елдан могҗиза көтү бар. Һәр кешенең күңелендә Кыш бабайга ышану яши. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләренең дә Яңа ел рухы бүләк иткән мондый котлаулардан күңелләре күтәрелде.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*