tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсендә Ирек Сабиров белән очрашу узды
Чиләбе өлкәсендә Ирек Сабиров белән очрашу узды

Чиләбе өлкәсендә Ирек Сабиров белән очрашу узды

4 октябрьдә Чиләбе өлкәсенең Нәзептровски районы хакимияте һәм Арслан авылы мәдәният йорты җитәкчесе Роза Мөхәррәмова чакыруы буенча Арслан авылында Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Сабировның Арслан авылында яшәүче милләттәшләребез белән очрашуы булып узды.

Ике сәгать буе шагыйрь шыгрым тулы зал алдында үзенең шигырьләрен укыды, өлкә татар конгрессының эшчәнлеге турында сөйләде, татар мәдәнияте, әдәбияты, теле турында үзенең фикерләрен уртаклашты. Район үзәгеннән шушы очрашуга махсус килгән район башлыгы урынбасары Н.Акишева, мәдәният бүлеге җитәкчесе В.Морозкина, район татар милли үзәге җитәкчесе Г.Рәхмәтуллина һәм Арслан урта мәктәбе директоры З.Хәбибуллина Ирек Нәгыйм улына рәхмәтләрен белдерделәр һәм киләчәктә дә бу районның Арслан һәм Әптерәк авылларына ешрак килеп торырга чакырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*