tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә “Татар кызы – 2015” конкурсына әзерлек башланып китте
Чиләбедә “Татар кызы – 2015” конкурсына әзерлек башланып китте

Чиләбедә “Татар кызы – 2015” конкурсына әзерлек башланып китте

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе хакимият органнары белән берлектә бишенче мәртәбә «Татар кызы» матурлык һәм сәләт бәйгесен үткәрергә әзерләнә. Быел аның статусын бөтенроссия дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә дип килешенде.

Бу конкурсны үткәрү идеясе Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова тарафыннан әйтелде. Бәйгенең төп максаты – татар кызларының чибәрлеген күрсәтү белән бергә аларның матур эчке сыйфатларын: тыйнаклыгын, тугърылыгын, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм милли мәдәниятебезне ярату хисләрен – таныту.

Конкурс 5 этаптан торачак. Беренче өч этабы катнашырга теләк белдергән Россия Федерациясе төбәкләрендә, дүртенче һәм бишенче этаплар Чиләбе шәһәрендә үтәчәк.

Бәйге этапларының үткәрү вакыты һәм шартлары турында тулырак мәгълүмат соңрак билгеле булачак. Безнең сайттагы хәбәрләрне карап барыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*